«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2021 елның 8 июненнән 15 июненә кадәр Татарстан Республикасында урманнарда югары дәрәҗәле янгын куркынычы (IV класс), Ерак Көнчыгышта гадәттән тыш дәрәҗәдә янгын куркынычы (V класс) саклана. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп уза, 90% очракта урманнарда янгын барлыкка килүнең төп сәбәпчесе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү тора.
Урман фонды территориясендә урман янгыннарын үз вакытында ачыклау, сүндерү һәм кисәтү максатларында Татарстан Республикасында урман хуҗалыклары каршында II төргә караган 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге»ДБУ каршындагы III төргә караган 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе эшли. II төргә караган станцияләр – 229 төрле техника, III төргә караган станцияләр 72 данә махсус техника белән җиһазландырылган.
Янгын куркынычы янаган хәлләргә космостан, авиация ярдәмендә (1,2 млн.га) һәм җир өстендә (11 мең га) мониторинг алып барыла. Шулай ук «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты да тәүлек буе эшли (тел. 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95).