Республикада программа буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган учреждениеләрнең биналарына ремонт ясала

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган учреждениеләрнең административ биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, әлеге программа 2022 елга кадәр исәпләнгән.

План нигезендә, быел Әлки, Арча, Биләр, Болгар, Алабуга, Зеленодольск, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе һәм Чирмешән урманчылыкларында 28 объект ремонтланачак. Объектның торышына карап, эчке һәм тышкы төзекләндерү эшләре, вентиляция, электр энергиясе белән тәэмин итү, җылыту системаларын ремонтлау һ.б. эшләр башкарыла. Бүгенге көндә 6 бинада ремонт эшләре төгәлләнгән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International