ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бәйрәм һәм ял көннәрендә урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә контрольне көчәйтәчәк

2021 елның 11 июне, җомга

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бәйрәм һәм ял көннәрендә урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне контрольдә тотуны көчәйтәчәк. «Иртәгә, 12 июньдә, 20 муниципаль районда урманнарда янгын чыгу куркынычының 4 классы көтелә. Министрлык карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә республиканың урман фонды территориясендә көчәйтелгән режимда патрульлек итүне дәвам иттерергә кушылды, – дип сөйләде дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров. – Табигатьтә ял итүнең популяр урыннарына аерым игътибар биреләчәк. Шулай ук халык арасында да аңлату эшләре дәвам итәчәк».

Исегезгә төшерәбез, урман фонды территориясендә урман янгыннарын үз вакытында ачыклау, сүндерү һәм кисәтү максатларында Татарстан Республикасында урман хуҗалыклары каршында  II төргә караган 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге»ДБУ каршындагы III төргә караган 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе эшли. Урман янгыннары формированиеләренең саны – 718 кеше, җиһазланыш – 362 төрле техника. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, урман янгыннарына каршы көрәшкә юридик затларның көчләре һәм чаралары җәлеп ителергә мөмкин – бу 2485 кеше һәм 643 берәмлек техника һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы Баш идарәсе – 731 кеше һәм 218 берәмлек техника.

Статистика мәгълүматларына караганда, 90% очракта урманнарда янгын барлыкка килүнең төп сәбәпчесе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү тора. Әгәр урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһиты булсагыз, бу турыда 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча кичекмәстән хәбәр итүегез сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International