ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү мәсьәләләре буенча парламент тыңлауларында катнашты

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Бүген РФ ФҖ Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитетында урман хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында парламент тыңлаулары узды.

Чарада Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары Владимир Лебедев, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников, урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Утырышта Рослесхоз башлыгы Иван Советников, Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты әгъзасы, Урман комплексы буенча эксперт-консультатив совет рәисе Татьяна Гигель, Россия Табигать ресурслары министрлыгының Урман ресурслары һәм аучылык хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры Андрей Грибенников һәм башкалар чыгыш ясады.

Алар РФ Урман кодексына төшенчәләрне унификацияләү, урман корылышы системасын реформалау, ял, туризм, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен билгеләнгән объектларны урнаштырып рекреация эшчәнлеге өчен урманнардан файдалану мәсьәләләрен җайга салуга юнәлтелгән үзгәрешләрне кертү буенча эшләнгән федераль закон проектлары турында сөйләделәр. Исегезгә төшерәбез, әлеге закон проектлары РФ ФҖ Дәүләт Думасында икенче укылышта кабул ителгән иде.

Тыңлаулар барышында шулай ук урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм итү, урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт династияләрен саклау һ.б. мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International