Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Урманнарны торгызу һәм яклау идарәсе җитәкчесе Александр Кузенко белән очрашты. Очрашуда шулай ук министр урынбасары Рәис Гомәров һәм Министрлыкның урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев катнашты.
Очрашуны ачып, Равил Кузюров Александр Кузенконы Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының тарихы һәм хәзерге торышы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр белән таныштырды. Аерым алганда, урманнар биләгән республика җирләренең гомуми мәйданы – 1 млн. 269 мең га, урман белән каплану дәрәҗәсе – 17,5%, дип сөйләде. «Урман комплексы белән идарә итү системасы Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы 64 учреждениедән гыйбарәт, болар – 31 «Урманчылык» дәүләт казна учреждениесе, 31 «Урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе, Лубян урман-техника көллияте һәм Урман янгыннарын сүндерү үзәге», – дип хәбәр итте Равил Кузюров.
Үз чиратында, Александр Кузенко билгеләп үткәнчә, Татарстан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә Россия Федерациясенең тапшырылган вәкаләтләрен үтәү буенча лидер төбәкләр арасына керә. «2012 елдан бирле Урман селекция-орлыкчылык үзәге уңышлы эшләп килә, анда ябык тамыр системалы утырту материалы үстерәләр. Шулай ук без тармакка инновацияләр кертелүе турында да ишеттек», – диде ул.
Аннары очрашуда катнашучылар урман хуҗалыгы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре, урман законнарындагы яңалыклар, «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру, стандарт утырту материалы үстерү, компенсацияле урман торгызу буенча эшләр башкару, санитар-савыктыру чаралары һ.б. мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Очрашудан соң Александр Кузенко Министрлыкның урман музеенда булды. Экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.
Шулай ук Татарстанга эш сәфәре кысаларында Александр Кузенко бүген комплекслы профильле «Зәңгәр күлләр» дәүләт табигый тыюлыгында һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУның базислы урман питомнигында да булды. Иртәгә, 17 июньдә, Рослесхозның Урманнарны торгызу һәм яклау идарәсе башлыгы ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенә, «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ агач эшкәртү комбинатына барачак, 18 июньдә ТР «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ һәм ТР «Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы» ДБУ эшенә бәя бирер дип көтелә.