Рослесхозның Урманнарны торгызу һәм яклау идарәсе җитәкчесе Александр Кузенко Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында берничә объектта булды

2021 елның 18 июне, җомга

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Урманнарны торгызу һәм яклау идарәсе җитәкчесе Александр Кузенконың бүген Татарстан Республикасына эш визиты тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, Александр Кузенко республикага килгәч ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белән очрашты, комплекслы профильле «Зәңгәр күлләр» дәүләт табигый тыюлыгын һәм ТР «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ базислы урман питомнигын карады.

Кичә, 17 июньдә, Рослесхозның Урманнарны торгызу һәм яклау идарәсе җитәкчесе ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше белән танышты. Министрлыкның урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев һәм «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Васыйл Гыйззәтуллин аңлатмалар бирде. Алар сөйләгәнчә, ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге – Европа автоматлаштырылган питомникларның иң зурысы, анда ябык тамыр системалы утырту материалы үстерелә. Үзәкнең җитештерү куәте елына 12 млн. данә утырту материалы тәшкил итә.

Шулай ук Саба районында Александр Кузенко утыртылган яр-сыза утыртмаларын һәм триплоиң усакның in vitro клоннарын кулланып утыртылган урман культураларын бәяләде, ТР «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ агач эшкәртү комбинатында, III типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясендә, Нургали Миңнеханов исемендәге Дендрология бакчасында һәм Урман хуҗалыгы тарихы музеенда булды.

Бүген Рослесхозның Урманнарны торгызу һәм яклау идарәсе җитәкчесе Кайбыч урманчылыгының урман фонды территориясендә урнашкан урман орлыкчылык объектларын һәм «Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы» ДБУ базислы урман питомнигын карады. Объектларны караганда аны ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм ТР «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илгиз Хафизов озата йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International