Министрлыкта 2021 елның икенече яртыеллыгында «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ заводына агач әзерләү һәм китерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта 2021 елның икенче яртысында «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ заводына агач әзерләү һәм китерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасары Рәис Гомәров, мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесе Нияз Имамиев һ.б. катнашты.

Быелның 5 аенда агачны төяп җибәрү күрсәткечләре турындагы төп доклад белән министр урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады.

Алга таба киңәшмә барышында Министрлык карамагындагы учреждениеләр тарафыннан агач әзерләү, аны «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ заводына китерү, бәяләр кую һ.б. мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International