Министрлыкта видеоконференция режимында узган киңәшмәдә киләсе чорга бурычлар билгеләнде

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда алдагы чорга бурычлар каралды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада Республика урманчылыклары җитәкче-урманчылары һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Утырышта нотыклар белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров чыгыш ясады.

Илгизәр Зарипов Татарстан Республикасында агымдагы урман янгыннары торышы турында сөйләде. Ул искәртеп узганча, ТР Министрлар Кабинетының 2021 елның 15 июнендәге 456 номерлы карары белән Татарстан Республикасында гражданнар өчен һәм транспорт чаралары белән урманнарга үтеп керү 16 июньнән 21 июньгә кадәр 21 календарь көненә кадәр чикләтелде. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.

«Фаразланган мәгълүматларга караганда, 28 июньгә кадәр республикада урманнарда янгын куркынычының IV һәм V класслары көтелә, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында урман биләмәләрендә патрульлек итүне көчәйтергә, янгынга каршы өстәмә чаралар башкаруны оештырырга һәм урман янгыннары турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен көчләрнең һәм чараларның, шул исәптән резерв чараларының да, тулы әзерлеген тәэмин итәргә кирәк».

Министр урынбасары Рәис Гомәров товар продукциясе җитештерү, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү, республика предприятиеләренә агач ташу һәм техниканы нәтиҗәле эксплуатацияләү мәсьәләләренә тукталды.

Киңәшмәгә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. «Урманнарда барлыкка килгән янгыннар 90 процент очракта кешенең саксызлыгы һәм ваемсызлыгы аркасында барлыкка килә, урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен янгын чыга. Урманчы-җитәкчеләрдән халык арасында системалы аңлату эшләре алып баруны дәвам иттерүләре турында сорыйм», – дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International