Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2021 елның 1 ярты елында федераль дәүләт урман күзәтчелеге (урман сагы) өлкәсендә хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында гавами фикер алышу булды. Чара конференция режимында Zoom платформасы базасында үткәрелде.
Утырышта урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, урманчылыклардагы җитәкче-урманчылар, урман хуҗалыклары директорлары һ.б. катнашты.
Чарада төп доклад белән Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, быелның 15 июненә дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман фонды җирләренә 9,4 мең мәртәбә патрульлек уздырылган һәм административ хокук бозулар турында 345 беркетмә төзелгән. Урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аеруча киң таралган хокук бозу очраклары булып кала.
«15 майдан 15 июньгә кадәр ведомствоара «Лесовоз» оператив-профилактик чарасы үткәрелде, – дип хәбәр итте Айрат Әхмәров. – Операция кысаларында дәүләт урман инспекторлары һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре катнашында 213 рейд үткәрелде, агач материалы төягән 300 машина туктатып тикшерелде. Рейд нәтиҗәләре буенча урман законнарын бозу очраклары ачыкланмады».
Докладчы сүзләренә караганда, быел план нигезендә юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга карата 35 тикшерү каралган. Хисап чорында Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге белгечләре тарафыннан 10 юридик зат эшчәнлеге тикшерелгән, административ хокук бозулар турында 4 эш кузгатылган.
Айрат Әхмәров шулай ук Татарстан Республикасында агач материалларын законсыз әзерләүне, транспортлауны, эшкәртүне, сатуны һәм экспортлауны кисәтү һәм булдырмау, гражданнарның гаризаларын һәм мөрәҗәгатьләрен карау йомгаклары буенча ведомствоара комиссия эшенә дә тукталды.
«Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеге үзгәртеп корыла. 2021 елның 1 июнендә 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде. Документның яңа нормалары бизнеска административ басымны киметергә тиеш, хокук бозуларны профилактикалауга һәм кисәтүгә басым ясала, – дип өстәде Айрат Әхмәров. – Закон нигезендә контроль төрләре чикләнә. Гадәттәге форматлар – күчмә һәм документар тикшерүләргә контроль-күзәтчелек чараларының яңа формалары өстәлә. Алар арасында – контроль һәм мониторинг өчен сатып алулар, инспекция визиты, рейд тикшерүләре».
Утырыш ахырында федераль дәүләт урман күзәтчелеге өлкәсендә хокук куллану практикасы нәтиҗәләре һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.