Министрлыкта видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ЛесЕГАИС белән эшләүдәге үзгәрешләр турында фикер алыштылар

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда Агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы белән эшләүдәге үзгәрешләр каралды. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Киңәшмәдә министр урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылыклардагы җитәкче-урманчылар, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмәне ачып, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, «Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына урман мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 4 февралендәге 3-ФЗ номерлы Федераль законның 4 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, милек хокукында яисә башка закон нигезендә агач туплау урыннары (пунктлары), урман эшкәртү инфраструктурасы объектларына ия булган затлар Россия Федерациясе Урман кодексының 50.6 статьясындагы 9 өлешенең 11 һәм 12 пунктларында каралган белешмәләрне 2021 елның 1 июленә кадәр ЛесЕГАИС  операторына тапшырырга тиеш, дип искәртте.

«Шул рәвешле, системага милек хокукында яки башка законлы нигездә агач материалына ия булган затлар турында, урман эшкәртү инфраструктурасы объектлары, әлеге урыннарның урнашу урыны һәм җитештерү куәтләре турында мәгълүматлар кертергә кирәк. Югары һәм түбән складлар, урман кисү һәм агач эшкәртү цехлары турында мәгълүмат кертү күздә тотыла, – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары. – Мәгълүматларны тапшыру ЛесЕГАИС сайтының «Техник ярдәм» бүлегендә урнаштырылган күрсәтмәләр нигезендә,  «Урнаштырып бару урыннары» реестрына кертү юлы белән башкарыла.

Утырыш ахырында Илгизәр Зарипов хәбәр иткәнчә, ЛесЕГАИС эшләп бетерелгәннән соң, киләчәктә урман утыртмаларын кисү өчен билгеләнгән һәм урманнардан файдалануны башкаручы затлар тарафыннан урманнарны саклау чараларын гамәлгә ашырганда һәм агач әзерләгәндә кулланыла торган машиналар һәм агач ташый торган автотранспорт чаралары турындагы белешмәләрне дә кертү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International