Россия FSC «Елның яшел проекты – 2021» премиясенә гаризалар кабул итү төгәлләнә. Гаризаны агымдагы елның 30 июненә кадәр тапшырырга мөмкин.
Әлеге конкурска кешенең табигатькә тискәре йогынтысын киметүгә, Россиянең урман ресурсларын саклауга һәм икътисадка, кешеләрнең иминлегенә яхшы тәэсир итә торган урманнардан җаваплы файдалануны үстерүгә, хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшыртуга, урман турында кайгырту ысуллары турында россиялеләрнең экологик хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыруга уңай гамәли өлеш керткән проектлар кабул ителә.
Урманнарны саклау, торгызу һәм алардан рациональ файдалану буенча НПО, фәнни һәм белем бирү оешмалары белән партнерлык проектлары, урман өлкәсендә хәйрия һәм волонтерлык проектлары да премия номинантлары була ала.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда старт алган «Елның яшел проекты» премиясе Россиянең 28 төбәгендә 61 оешмадан 88 проектны берләштергән. Узган елда катнашучылар арасында идарә органнары, иҗтимагый оешмалар, фәнни-тикшеренү институтлары, кече һәм эре Россия һәм халыкара компанияләре вәкилләре булган.
Конкурс тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: www.fsc.ru.