Ульяновскта урман комплексын цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 25 июне, җомга

Бүген Ульяновск шәһәрендә «Урман комплексын цифрлы трансформацияләү» Бөтенроссия форумы кысаларында видеоконференция режимында утырыш булып узды. Аны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников үткәрде. Чарада Россия Федерациясе субъектларының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

Утырышта катнашучыларны вакытлыча Ульяновск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Алексей Русских һәм Рослесхоз башлыгы Иван Советников сәламләде.

Төп нотыклар белән Ульяновск өлкәсе табигать һәм цикллы икътисад министры вазыйфаларын башкаручы Гөлнара Рәхмәтуллина, Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков һәм «Рослесинфорг» ФДБУ баш аналитигы, Рослесхозның 2021 елның 4 февралендәге 3-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча проект төркеме җитәкчесе Александр Мариев чыгыш ясады.

Гөлнара Рәхмәтуллина чарада катнашучыларны Ульяновск өлкәсенең урман тармагы торышы белән таныштырды. Вячеслав Спиренков үз чыгышында – дәүләт хезмәтләре күрсәтүне электрон рәвешкә күчерү, ә Александр Мариев ЛесЕГАИС системасын модернизацияләү һәм урман комплексының бердәм федераль дәүләт мәгълүмат системасын оештыру мәсьәләләренә тукталды.

Исегезгә төшерәбез, «Урман комплексын цифрлы трансформацияләү» Бөтенроссия форумы кичә, 24 июньдә башланып китте. Аның максаты – урман тармагын цифрлаштыру буенча тупланган мәсьәләләрне хәл итү һәм региональ урман ведомстволары, бизнес вәкилләре арасында тәҗрибә алмашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International