Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Татарстан» ДТРК радиосының «Яңа көн» тапшыруында катнашты. Анда ул Татарстан Республикасында агымдагы урман янгыннары торышы һәм урманнарны янгыннардан саклау буенча үткәрелә торган эшләр турында сөйләде.
«Быел республика урманнарында янгын чыгу куркынычына бәйле шактый катлаулы чор барлыкка килде. Аномаль эсселек, һава температурасы 35 градуска кадәр кыза, урманнарда янгын куркынычының IV һәм V класслары теркәлә, – дип хәбәр итте Илгизәр Зарипов. – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә 812 термик нокта теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 340 ноктага күбрәк».
«Шуңа бәйле рәвештә, Министрлык инициативасы белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ике карары кабул ителде, алар нигезендә гражданнар өчен урманнарга баруны тыела һәм урманнарга транспорт белән керү чикләнә. Беренче карар 14 майдан 3 июньгә кадәр гамәлдә булды, – дип өстәде министрның беренче урынбасары. – Икенче карар 16 июньдә үз көченә керде һәм 6 июльгә кадәр гамәлдә булачак. Әлеге режим гамәлдә булган чорда гражданнарга урманнарга бару, урманнарга транспорт чаралары белән керү һәм урманнарда билгеле бер эш төрләрен үткәрү чикләнә».
Карар нигезендә, урман хуҗалыгы тармагы белгечләре тарафыннан чикләү кертелүе, аның вакыты турында кисәтү аншлаглары урнаштырылган һәм урман юллары шлагбаумнар белән ябып куелган. Шулай ук ведомство карамагындагы учреждениеләрдә тәүлек буе кизү торулар оештырылган, урман биләмәләрендә патрульлек көчәйтелгән, ял көннәрендә кешеләр урманнарга күпләп килә торган урыннарда вакытлы постлар куелган. Гомумән алганда, янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының, шул исәптән янгын һәм урман янгыннары турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен резерв чараларының тулы әзерлеге тәэмин ителгән.
Министрның беренче урынбасары сүзләренә караганда, Татарстан Республикасында урман янгыннарын үз вакытында ачыклау, сүндерү һәм кисәтүне тәэмин итү максатларында урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20 станция һәм III типтагы 5 станция эшли. Урман янгыннары формированиеләренең саны – 718 кеше, җиһазланыш – 362 төрле техника. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, урман янгыннарына каршы көрәшкә юридик затларның көчләре һәм чаралары җәлеп ителергә мөмкин – бу 2485 кеше һәм 643 берәмлек техника һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы Баш идарәсе – 731 кеше һәм 218 берәмлек техника.
Соңыннан Илгизәр Зарипов урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җаваплылык турында искә төшерде.