2021 елның 1 июлендә «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә. Әлеге закон нигезендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) федераль органнары карарларына судка кадәр шикаять бирү мөмкинлеге билгеләнә. Расланган исемлектә 19 ведомство бар, алар арасында Федераль салым хезмәте, Ростехнадзор, Ростуризм, Роспотребнадзор, Росздравнадзор һ.б. бар. Шулай итеп, судка кадәр шикаять бирү процедурасы дәүләт контроленең 62 төренә кагылачак.
Судка кадәр шикаять белдерү өчен гаризаны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә торган бердәм портал аша бирергә мөмкин булачак. Хәзерге вакытта система сынау режимында эшли.
Судка кадәр шикаять белдерү системасын эшләтеп җибәрү гражданнар, бизнес һәм дәүләт хакимияте органнарының үзара хезмәттәшлеген камилләштерү, вакытны янга калдыру һәм финанс чыгымнарын киметү, шулай ук судларга булган йөкләнешне киметүгә юнәлдерелгән.
«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законны әлеге сылтама буенча карарга мөмкин: http://www.kremlin.ru/acts/bank/45790/page/1.