Министрлыкта коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Бүген Урман хуҗалыгы министрлыгында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.

Утырышны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ачты һәм эш регламентын игълан итте.

Чарада нотыклар белән Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова чыгыш ясады.

Айрат Әхмәров федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашырганда коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау буенча алып барылган эш турында сөйләде. Ул административ хокук бозулар турында эшләр кузгату, Министрлык тарафыннан федераль дәүләт урман күзәтчелеге вәкаләтләрен башкарганда мәҗбүри таләпләр бозылу очракларын профилактикалау программасын үтәү, Татарстан Республикасында агачны законсыз әзерләү, транспорт белән күчерү, эшкәртү, сату һәм экспортка озатуны кисәтү һәм чикләү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия эшенә, «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон һ.б. мәсьәләләргә тукталды.

«2020 елда гражданнар тарафыннан Министрлыкка дәүләт урман инспекторлары гамәлләренә карата шикаятьләр алынмады, – дип өстәде Айрат Әхмәров. 0 Мондый эш алга таба да дәвам иттереләчәк. Аерым алганда, быел семинарлар оештырылачак, анда законнардагы яңалыклар, контроль-күзәтчелек чараларын үткәрү үзенчәлекләре аңлатылачак».

Эльвира Зыятдинова утырышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе әзерләгән материаллар һәм 2020 елда коррупциягә каршы көрәш чараларын башкару турында, шулай ук быелның 1 кварталында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тапшырган коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турындагы белешмәләргә анализ нәтиҗәләре белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International