ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы узды

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында ИФОда урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча видеоконференция режимында штаб утырышы булып узды. Киңәшмә Департамент җитәкчесе урынбасары Сергей Ковалев рәислегендә узды.

Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында Идел буе федераль округы төбәкләрендә урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды. БР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Ульяновск өлкәсенең Табигать һәм цикллы икътисад министрлыгы, Пермь краеның Табигый ресурслар, урман хуҗалыгы һәм экология министрлыгы вәкилләре һәм башкалар нотыклар белән чыгыш ясады.

Докладларны тыңлап, Департамент җитәкчесе урынбасары Сергей Ковалев урман фонды җирләрен патрульләү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү, урман янгыннарына каршы пропаганда чаралары комплексын үтәүгә бәйле кайбер йөкләмәләрне җиткерде.

Шулай ук Сергей Ковалев урман тармагын цифрлаштыру мәсьәләләренә дә тукталды. Ул искәртеп узганча, 2021 елның 1 июленнән урман декларацияләре, урманнардан файдалану, урманнарны янгыннардан саклау, урманнарны саклау, урманнарны торгызу һәм үрчетү, урманнарны пычратудан һәм башка тискәре йогынтыдан саклау турында хисаплар, урман патологиясен тикшерү актлары дәүләт хакимияте органнарында бары тик электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә торган бердәм портал аша гына кабул ителергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International