Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп уза, 2021 елның 4 февралендәге 3-ФЗ номерлы Федераль законның 4 ст. 8 өлеше нигезендә, 2021 елның 1 июленнән урман декларацияләре, урманнардан файдалану, урманнарны янгыннардан саклау, урманнарны торгызу һәм үрчетү, урманнарны пычратудан һәм башка тискәре йогынтыдан саклау турында хисаплар, урман патологиясен тикшерү актлары, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә торган бердәм порталдан һәм Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталыннан файдаланып, бары тик электрон рәвештә генә кабул ителәчәк.
Урманнан файдаланучыларга закон таләбен үтәү җиңелрәк булсын өчен, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы урман декларациясенең, урманнардан файдалану, урманнарны торгызу, урманнарны саклау һәм яклау турындагы хисапларның киңәш ителә торган формаларын XML-документлар рәвешендә үзенең сайтында урнаштырган, аларны дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен файдаланырга мөмкин. Документлар белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://rosleshoz.gov.ru/documents/sampledocuments.
Әлеге чаралар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре һәм урманнардан файдаланучы затлар арасында үзара хезмәттәшлек итү чараларын оптимальләштерү һәм Министрлык тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләреннән файдалана алу мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән.
Өстәмә мәгълүматны 8 (843) 221-37-43 телефоны буенча алырга мөмкин.