«Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Себер карагае орлыгын әзерли башлаган. «Быел Татарстан Республикасында Себер карагаеннан мул күркә уңышы күзәтелә. Моның сирәк күренеш булуын исәпкә алып, без әлеге токым күркәләрен мөмкин булганча күбрәк җыярга планлаштырабыз, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Сәгыйть Абдуллин. – Әлеге эшләрдә 10 катнаша».
«Җыеп алынганнан соң, күркәләр киптерүгә озатылачак, ә орлыклар Бөгелмә урман хуҗалыгы питомнигында чәчеләчәк. Алга таба шыттырылган орлыклар яңа үсентеләр утырту өчен файдаланылачак. Шулай итеп, без әлеге кыйммәтле токым агачлары утыртылган мәйданнарны арттыра алачакбыз», – дип өстәде Сәгыйть Абдуллин.