Әгерҗе урманчылыгы белгечләре урманнарда янгыннарны кисәтү максатында рейдлар үткәрә

2021 елның 2 июле, җомга

«Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ белгечләре урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү максатында рейдлар үткәрә. «Урманнарда янгын куркынычы янаган чорда урман биләмәләрендә рейдлар уздыру һәм тикшереп тору – безнең эшчәнлекнең бер юнәлеше булып тора. Әлеге эшләрнең максаты – табигый янгыннарны һәм корыган үләнгә ут кабу күренешләрен, урман законнары бозылу очракларын ачыклау, – ди җитәкче-урманчы Владимир Ишморатов. – Статистика мәгълүматларына караганда, урманда чыккан 10 янгынның 9ы кеше гаебе белән килеп чыга. Патрульлек барышында без гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, аларны бозган өчен җаваплылык турында, шулай ук гражданнарның урманнарга килү һәм аларга транспорт белән керү үзенчәлекләре турында да аңлатабыз».

«Гомумән алганда, бүгенге көндә Әгерҗе урманчылыгының дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман фонды җирләренә 470 патрульлек үткәрелде, янгынга каршы тематикага 400 листовка таратылды һәм халык арасында 65 әңгәмә үткәрелде», – дип өстәде Владимир Ишморатов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International