Татарстан Республикасында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә. 5 июльгә гомуми озынлыгы 51 чакрым булган янгынга каршы билгеләнештәге юллар төзелгән һәм 166 чакрымлы юлларны үзгәртеп кору эшләре уздырылган.
Моннан тыш, урманнарда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүматны үз эченә алган 48 артык стенд, билге һәм күрсәткечләр урнаштырылган һәм урманнарга килүче гражданнар өчен 70 ял итү урыны да төзекләндерелгән.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк республикада янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны салу һәм яңарту эшләре тәмамланган иде. 2395,2 чакрым озынлыгында яңа полоса булдырылган һәм гомуми озынлыгы 4806,9 чакрым озынлыгында гамәлдә булганнары карап чыгылган.