Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда 2021 елның өченче кварталына бурычлар билгеләнде. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада Республика урманчылыклары җитәкче-урманчылары һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Утырышта нотыклар белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров чыгыш ясады.
Илгизәр Зарипов Татарстан Республикасында быелгы урман янгыннары торышы турында сөйләде. «Татарстан территориясендә тәүлеклек уртача температура югары булган эссе һава торышы саклана, – дип хәбәр итте министрның беренче урынбасары. – Шулай итеп, фаразланган мәгълүматларга караганда, республика урманнарында урыны-урыны белән – югары дәрәҗәле янгын куркынычы, аерым районнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Тулаем алганда, Рослесхоз мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Татарстанда 833 термик нокта теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 336 ноктага күбрәк».
Министр урынбасары Рәис Гомәров «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ заводына агач ташу, ЛесЕГАИС системасында эшләүгә бәйле үзгәрешләр һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларның административ биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә тукталды.
«2021 елның 4 февралендәге 3-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, 1 июльгә кадәр милек хокукында яки законлы башка нигездә агач материалына һәм агач урнаштыру урыннарына, урман эшкәртү инфраструктурасына ия булган затлар турында, әлеге урыннарның урнашкан урыннары һәм җитештерү егәрлекләре турындагы белешмәләрне ЛесЕГАИС системасына кертергә кирәк иде, – дип хәбәр итте Рәис Гомәров. – Система өстәмә эшләп бетерелгәннән соң алга таба агач утыртмаларын кисү өчен билгеләнгән һәм урманнардан файдаланучы затлар тарафыннан урманнарны саклау чараларын үтәгәндә һәм агач әзерләгәндә кулланыла торган машиналар һәм агач ташучы автотранспорт чаралары турындагы белешмәләрне дә кертү күздә тотыла».
Киңәшмәнең көн тәртибендә торган соңгы мәсьәлә Лубян урман-техника көллиятендә барган кабул итү кампаниясенә бәйле иде. Көллияткә 2021 елда кабул итү үзенчәлекләре турында министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов мәгълүмат бирде.
Киңәшмәгә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. Ул Министрлыкка караган оешмаларның җитәкчеләренә урман фонды җирләрен патрульләү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәүгә бәйле берничә йөкләмә бирде. «Урман янгыннары килеп чыгуның төп сәбәбе – урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу. Шуңа күрә халык арасында системалы аңлату эшләрен дәвам иттерергә кирәк», – дип ассызыклады ул.