Арча урман хуҗалыгы хезмәткәрләре ликвидлы булмаган агачларны җыярга керешкән

2021 елның 6 июле, сишәмбе

«Арча урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре ликвидлы булмаган агачларны җыярга тотынган. «Хәзерге вакытта Балтач кишәрлеге урманчылыгының 11 нче кварталында һәм Тукай кишәрлеге урманчылыгының 119 нчы кварталында эшләр бара, аларда 24 кеше катнаша», – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Нияз Сәлахов.

Аның сүзләренә караганда, быел Арча урманчылыгы территориясендә барлыгы 28,5 га мәйданда ликвидлы булмаган агачлар җыеп алыначак.

Белешмә өчен. Ликвидлы булмаган агач – черү аркасында зарарланган, шулай ук янгыннар һәм стихияле башка төрле бәла-казалар нәтиҗәсендә хуҗалык максатларында файдалану үзлекләрен җуйган агач материалы. Җил аударган, давыл еккан, җир өслегендә янган һәм башкача зарарланган агачлар барлыкка килгән урыннарда һәлак булган агачларның гомуми запасыннан 90% артык өлеше ликвидлы булмаган агач тәшкил иткәндә ликвидлы булмаган агач материалы җыештырып алына.  Беренче чиратта, эшләр махсус сакланучы кишәрлекләрдә, рекреация зоналарында, урман паркларында, санитар-гигиеник һәм савыктыру функцияләрен үтәүче урманнарда, юллар буйларында урнашкан яклагыч полосаларда, мемориаль утыртмаларында һәм аеруча кыйммәтле башка урман биләмәләрендә башкарыла. Башкача максатчан билгеләнештәге һәм яклаучы урманнарның башка категорияләрендәге җирләрдә ликвидлы булмаган агачны җыештыру урманнарда зарарлы организмнарның чыганаклары барлыкка килү яисә янгын куркынычы булган очракларда башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International