Бүген Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында югары уку йортын тәмамлаучыларга диплом тапшыру тантанасы булды. Чарада КДАУ ректоры Айрат Вәлиев, ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, факультет деканы Ренат Гафиятов һ.б. катнашты.
«Сезне чын күңелдән мөһим һәм, уйлавымча, озак көтелгән вакыйга – диплом алуыгыз белән тәбрик итәм. Шушы мизгелдән башлап сезнең тормышыгызда яңа этап башлана, – диде Ренат Гафиятов, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Максатчан булыгыз һәм югары максатлар куюдан курыкмагыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңа җиңүләр телим».
Министр урынбасары Рәис Гомәров үз чыгышында кыскача гына Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының торышы, цифрлаштыру һәм яшь белгечләргә ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары турында сөйләп узды. «Министрлык һәм безгә караган оешмаларның ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык, – дип билгеләп үтте Рәис Гомәров. – Нинди генә юл сайласагыз да, ул сезне уңышка илтсен. Сезне чын күңелдән университетны тәмамлавыгыз белән котлыйм! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар, яңа казанышлар, якты вакыйгалар һәм истә калырлык очрашулар телим».
Чыгарылыш студентларны шулай ук Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Илнур Гобәйдуллин һәм КДАУ ректоры Айрат Вәлиев котлады.
Алга таба югары уку йортын тәмамлаучыларга диплом тапшыру тантанасы булды. Аларны «Урман эше», «Ландшафт архитектурасы» һәм «Экология һәм табигатьтән файдалану» юнәлешләре буенча белем алган 66 кеше алды.