Кызыл Йолдыз урманчылыгы хезмәткәрләре урман корткычларының барлыкка килүенә һәм таралуына күзәтчелек алып бара

2021 елның 9 июле, җомга

«Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урман корткычларының барлыкка килүенә һәм таралуына күзәтчелек алып бара. Шушы көннәрдә белгечләр мыеклы кара нарат коңгызларын һәм парсыз ефәк күбәләкләрен тоту өчен феромонлы 17 тозак урнаштырган.

«Мондый тозаклар билгеле бер исләр ярдәмендә бөҗәкләрне алдап китерү өчен билгеләнгән. Без аларны Арыш кишәрлеге урманчылыгының 48 нче кварталы территориясендә урнаштырдык, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Нияз Таҗмиев. – Вакыт узгач, бездә урман корткычлары бармы-юкмы икәнлеген һәм аларның якынча исәбен ачыклый алырбыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International