Бүген Министрлыкта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең юридик бүлекнең әйдәп баручы консультанты һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторының әйдәп баручы консультанты дигән вакантлы вазыйфаларын биләү буенча конкурс узды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды.
Комиссия әгъзалары әлеге вазыйфаларны биләүгә дәгъва белдергән кандидатларның һөнәри дәрәҗәсен бәяләде. Аларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, дәүләт граждан хезмәте нигезләренә, кадрлар эшен алып баруга һ.б. кагылышлы сораулар бирелде.
Исегезгә төшерәбез, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында булган вакансияләр хакында https://gossluzhba.gov.ru/vacancy рәсми сайтында, шулай ук https://minleshoz.tatarstan.ru/rus/kadrovaya-politika-test.htm Министрлык порталында белергә була.