Бүген Мүнчәли авылында «Мүнчәли укулары» узды. Бәйрәмдә Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин һ.б. катнашты.
Чара Коръән сүрәләрен укудан башланды һәм бәйрәмгә җыелган кунаклар чыгышы белән дәвам итте. Республиканың һәм күрше төбәкләрнең дин әһелләре, галимнәр һәм атаклы җәмәгать эшлеклеләре авылларда рухи-мәдәни мирасны һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерүгә багышланган докладлар һәм вәгазьләр белән чыгыш ясады.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел бәйрәм кысаларында урман тармагы ветераны, Татарстан АССРның Атказанган урманчысы Ирфан Измайлович Хәлитовны хөрмәтләделәр. Ранил Рәхмәтуллин ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров исеменнән ветеранны 70 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләде.
Белешмә өчен. Хәлитов Ирфан Измайлович 1951 елның 10 июлендә Чүпрәле районы Мүнчәли авылында туа. Ирфан Хәлитов урман тармагына 40 ел гомерен багышлаган. Шуларның 30 елы дәвамында Тәтеш урман хуҗалыгын җитәкләгән. Аның җитәкчелегендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чараларның һәм питомник хуҗалыгы эшенең нәтиҗәлелеге шактый арттырыла.