«Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ урман янгыннарын сүндерү станциясе җитәкчесе Лениногорск шәһәренең 3 нче урта мәктәбенең мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән

2021 елның 13 июле, сишәмбе

ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ III типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясе җитәкчесе Ренат Шәрәпов, Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең территориаль бүлеге вәкилләре белән бергә, Лениногорск шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә булганнар. Анда алар мәктәп яны лагерында тәрбияләнүче балалар өчен «Урманда янгын куркынычсызлыгы» темасы дәрес үткәргәннәр.

Очрашу барышында Ренат Шәрәпов укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ эшчәнлеге, барлыкка килгән урман янгыннарының төрләре һәм сәбәпләре, шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләгән.

Дәрес ахырында урман янгыннарын сүндерү станциясе җитәкчесе балаларга янгын сүндерү автоцистернасы һәм ранецлы ут сүндергечләр эшен күрсәткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International