Татарстанлылар «Үз табигатең буйлап» фотоконкурсында катнаша ала

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

«Үз табигатең буйлап» фотоконкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Аны «Экология России» – нацпроектэкология РФ» челтәр басмасы редакциясе оештыра.

Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк, теләге булган һәркем катнаша ала.

Эшләр түбәндәге темалар буенча кабул ителә: «Тыюлык байлыклары – турист күзлегеннән» (Россиядәге табигать территорияләренең күптөрлелеген һәм матурлыгын күрсәтә торган кадрлар. Ландшафтлар, пейзажлар, хайваннар, кошлар һ.б.), «Экологик туризм» (Россия буйлап сәяхәт фотолары – табигатьтәге кунак йортлары, глэмпинглар, экосукмаклар, табигый музейлар һ.б.), «Табигатьтәге ялгышлар» (Россиянең хәзерге экологик халәтендә булган проблемаларны һәм/яки аларның нәтиҗәләрен күрсәтә торган фотолар), «Тыюлык байлыклары – саклаучы күзлегеннән» (махсус сакланыла торган табигать территорияләре хезмәткәрләре өчен махсус номинация. Илнең махсус сакланыла торган табигый территорияләренең күптөрлелеген һәм матурлыгын күрсәтүче фоторәсемнәр кабул ителә).

Конкурс 2022 елның 1 июленә кадәр дәвам итәчәк. Ай саен «Экология России» басмасы иң яхшы фотоларны бастырып чыгарачак, ә төп җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алачак.

Конкурс һәм анда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: https://ecologyofrussia.ru/photokonkurs/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International