Ары урманчылыгының урман фонды территориясендә 56 гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылган

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Биектау һәм Әтнә муниципаль районнарында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту буенча эшләр дәвам итә. «Бүгенге көндә Ары урманчылыгы территориясендә 56 гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылды, – дип сөйләде «Ары урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Морат Ибраһимов. – Хәзерге вакытта Ашыт кишәрлеге урманчылыгының 83 нче кварталында эшләр алып барыла, 9 кеше эшли».

Аның сүзләренә караганда, быел Ары урманчылыгы территориясендә 164 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәреләчәк, шул исәптән 10 гаектардан ликвид булмаган агачлар җыеп алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International