Урман тармагы белгечләре урманнарны янгыннардан саклау мәсьәләсендә Татарстан Республикасының муниципаль районнардагы администрацияләр белән хезмәттәшлек итә.
Шул рәвешле «Алабуга урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан кишәрлеге урман хуҗалыгының участок урманчысы Ирек Сафин бүген Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, районның оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.
Үз чыгышында Ирек Сафин урманнарда барган янгын куркынычы сезоны, урманнарны янгынга каршы җиһазлау буенча башкарылган чаралар комплексы һәм гражданнар өчен урманнарга бару һәм аларга транспорт чаралары белән керүне чикләүче режим кертелүе турында сөйләде. «Бу режим урманнарда янгын чыгу куркынычы артуга бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 9 июлендәге 553 номерлы карары нигезендә кертелде һәм 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Чикләүләр урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата кертелде», - дип билгеләп үтте Ирек Сафин.
«Урман янгыннарын кисәтү максатында урман массивларын патрульләштерү көчәйтелде һәм тәүлек дәвамында кизү тору оештырылды. Болар белән беррәттән ял көннәрендә кешеләр урманнарга күпләп килә торган урыннарда вакытлы постлар оештырылды», - дип өстәде участок урманчысы.