«Әлмәт урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Поташ Аланы кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Ирек Гыйбадуллин Әлмәт районының Иске Михайловка урта мәктәбенең «СПЭКТР» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балаларга йомгаклаучы гамәли дәрес үткәрде. Очрашу Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слетына әзерлек кысаларында оештырылды.
Дәрес барышында Ирек Гыйбадуллин укучыларга урман хуҗалыгы терминнары һәм төшенчәләре, сирәк үсемлек төрләре, урманга зарар салучы корткычлар һ.б. турында сөйләде. Укучылар исә үлчәү чәнечкесе, буссоль һәм биеклек үлчәү җиһазлары белән эшләп күрсәтте.
Исегезгә төшерәбез, 29 июльдән 31 июльгә кадәр «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слеты узачак. 93 кешедән торган 31 команда иң көчлеләр исеме өчен көрәшәчәк. Слетта барлыгы 200 кеше катнашыр дип көтелә.