Быелның 12 июленнән 18 июленә кадәр Татарстан Республикасының урман фондына караган җирләрдә дәүләт урман инспекторлары тарафыннан 340 артык патруль уздырылган. Шул ук вакытта урман законнары бозылуның 18 очрагы ачыкланган.
2021 ел башыннан федераль дәүләт урман күзәтчелеге (урман сагы) кысаларында урманнарда 12,8 мең патруль оештырылган, административ хокук бозулар турында 475 беркетмә төзелгән. Урманнардагы хокук бозуларның иң еш очрый торганы санитария һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуга кагыла.
Моннан тыш, Россия Федерациясенең урман законнарын бозуга юл куймау турында 1,3 мең кисәтү дә ясалган.