Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы үткәрәчәк экологик бәйрәмнәрнең программасы төзелгән. Әлеге проект, Россия Федерациясе Президенты биргән грантны кулланып, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Беренче бәйрәм инде 25 июльдә үк Балтач районының Бөрбаш авылында узачак, 31 июльдә – Азнакай шәһәрендә, 7 августта – Менделеевск шәһәрендә, 21 августта – Теләче районында һәм 28 августта Мамадыш шәһәрләрендә бәйрәмнәр үткәреләчәк.
Әлеге чараларда лекторийлар, мастер-класслар, уеннар һәм бәйгеләр кебек төрле форматтагы интерактив мәйданнар эшләячәк. Рәсем ясау, эко-сумкалар бизәү һәм икенчел чималдан эшләнмә ясау мәйданчыклары оештырылачак, шулай ук призлар һәм бүләкләр дә уйнатылачак.
Моннан тыш, катнашучылар бәйрәм кысаларында батарейкалар һәм макулатура тапшыра алачак. Алар, бүләкләргә алмаш буларак, икенчел чимал кабул итүнең махсуслаштырылган пунктларына җибәреләчәк һәм приютлардагы хайваннарга азык җыю өчен сарыф ителәчәк. Шулай ук бушлай әйбер алу базары да оештырылачак. Монда үзеңә кирәкмәгән, ләкин кемгәдер файдасы тияргә мөмкин булган әйберләрне калдыру һәм үзеңә ошаган әйберне алу мөмкинлеге булачак.
Экологик бәйрәмнәр турында тулырак мәгълүматны https://budetchisto.tatar/ сайтыннан белергә мөмкин.