Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Ренат Гафиятов Саба районы Лесхоз урта мәктәбенең «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр белән очрашты. Очрашу барышында Ренат Гафиятов балаларга экология, табигатьтән файдалану һәм дөньякүләм экологик проблемалар турында сөйләде.
Аннан соң «Саба урманчылыгында урманны табигый торгызу процессларын өйрәнү» фәнни-тикшеренү эшенә йомгак ясалды, аны «Нургали оныклары» берләшмәсендә катнашучы Нәргизә Сафиуллина ТР мәктәп урманчылыкларының IV слетында тәкъдим итәчәк.
Ренат Гафиятов сүзләренә караганда, әлеге кураторлык эшчәнлеге экология һәм биология өлкәсендә проект идеяләрен эзләү һәм үстерү, экологик проблемаларны хәл итү, экологик белемнәрне арттыру һәм әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән яшь тикшеренүчеләрнең инициативаларына ярдәм итү максатында оештырылган.