Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда алдагы чорга бурычлар каралды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды. Чарада Республика урманчылыклары җитәкче-урманчылары һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Утырышта докладлар белән министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров чыгыш ясады.
Илгизәр Зарипов Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләренең барышы турында сөйләде. Ул искәртеп узганча, быел республикада 5,8 мең гектар мәйданда санитар-савыктыру чараларын үткәрү планлаштырыла. «Әлеге эшләрнең сыйфатын тикшереп торуны көчәйтүегез һәм билгеләнгән вакыт эчендә план үтәлешен тәэмин итүегез турында сорыйм», – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов.
Рәис Гомәров «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә кабул итү кампаниясенең барышына һәм COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча профилактика чаралары комплексына тукталды.