Татарстанда 36,8 мең гектар мәйданда урман утыртмалары урман патологиясе буенча тикшерелгән

2021 елның 23 июле, җомга

Татарстан Республикасында урман утыртмаларын урман патологиясенә карата тикшерү эшләре үткәрелә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, быелның 23 июленә барлыгы 36,8 мең гектар мәйдандагы агач утырмалары тикшерелгән.

Тикшерү эшләре республиканың урман хуҗалыклары һәм «Рослесозащита» федераль бюджет учреждениесе филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге белгечләре тарафыннан уздырыла.

Исегезгә төшерик, урман патологиясенә тикшерү урманнарның хәзерге вакыттагы санитар һәм урман патологиясе торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын уздыру өчен кирәкле документларны әзерләү максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International