«Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слетына әзерләнә

2021 елның 23 июле, җомга

Ютазы районы «Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слетына әзерләнә. Соңгы практик дәрестә укучылар урман хуҗалыгы терминнарын һәм төшенчәләрен, сирәк очрый торган үсемлекләрне, урман корткычларын искә төшергән һәм үлчәм сәнәге, биеклек үлчәү җайланмасын, буссольне куллана белү буенча үз осталыкларын күрсәткән.

Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слеты быелның 29 июленнән 31 июленә кадәр «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе базасында узачак. Иң көчле команда исемен яулау өчен 31 команда көч сынашачак, катнашучыларның гомуми саны 93 кеше булачак. Слетка барлыгы 200 кеше җыелыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International