Республика программасы буенча Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына караган 17 оешмада ремонт эшләре төгәлләнде

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарына капиталь ремонт ясау буенча республика программасы гамәлгә ашырыла.

Исегезгә төшерәбез, әлеге программа 2022 елга кадәр дип исәпләнгән.

План буенча, быел Әлки, Арча, Биләр, Болгар, Алабуга, Зеленодольск, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Норлат, Идел буе һәм Чирмешән урманчылыкларында барлыгы 28 объект ремонтланырга тиеш. Эчке һәм тышкы бизәкләү эшләре, җилләтү, электр белән тәэмин итү, җылылык һ.б. системаларны ремонтлау эшләре объектның нинди хәлдә булуына карап башкарыла. Бүгенге көнгә инде 17 бинада ремонт эшләре тәмамланган. План буенча, барлык ремонт эшләре быелның 1 сентябренә тәмамланырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International