ТР «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре иенке каен орлыклары әзерләү эшләрен алып бара. «Гадәттә, каен орлыклары июльдән алып августка кадәр җыела, – дип сөйләде ТР «Аксубай урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең урманнарны торгызу буенча инженеры Марсель Моратшин. – Хәзерге вакытта Чабаксар кишәрлегенең 33 нче кварталында орлык җыела, моны 6 кеше башкара. Гомумән алганда, һәрбер кишәрлек урманчылыгына 15 килограмм күләмендә орлык әзерләү йөкләмәсе бирелә».
Аның сүзләренә караганда, җыелганнан соң, каен орлыклары «Рослесозащита» федераль бюджет учреждениесе филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгенә җибәреләчәк һәм базис урман питомнигына чәчеләчәк.