29-31 июль көннәрендә Лубян урман-техника көллиятендә Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слеты узачак

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

2021 елның 29-31 июль көннәрендә Кукмара муниципаль районы Лубян авылында урнашкан «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слеты узачак. Әлеге чарада 31 мәктәп урманчылыгыннан 93 кеше катнашачак, слет барлыгы 200 кешене җыячак.

Слетның беренче көнендә укучылар «Татарстан урманнарының киләчәге - безнең кулларда» конференциясендә һәм «Визит карточкасы» бәйгесендә катнашачак. Конференция барышында укучылар «Урман һәм кеше» (экология, биология, урманчылык һ.б. өлкәләргә караган проектлар) һәм «Табигатьне тәҗрибәи саклау эшчәнлеге» (урман хуҗалыгындагы экологик хәлне, ресурсларны саклауны, тормыш иминлеген һ.б. яхшырту өлкәсенә караган проектлар) секцияләре буенча үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим итәчәк. Шулай ук «Мәктәп урманчылыклары авылы»н ачу да планлаштырыла.

Икенче көнне, ягъни 30 июльдә, Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слетын рәсми рәвештә ачу тантанасы һәм «Яшь урманчылар» бәйгесе узачак. Катнашучылар тест узарга һәм «Ботаника һәм дендрология» (үсемлекләрнең төрен - яфраклары һәм ботаклары, агачларның һәм куаклыкларның төрен орлыклары буенча билгеләргә), «Таксация» (күз үлчәме һәм җайланмалар ярдәмендә агачның диаметрын, биеклеген, яшен белергә), «Урманнарны каравыллау һәм саклау» (кошларның, кәүсәгә зыян салучы, ылыс һәм яфрак кимерүче корткычларның төрен тышкы кыяфәте һәм яшәү тирәлегеннән чыгып билгеләргә), «Урманнарны торгызу һәм үстерү» (кәлшәләр һәм үсентеләр утыртуның төп ысулларын һәм технологияләрен күрсәтергә), «Геодезия» (буссоль ярдәмендә ориентлашу) һәм «Янгыннарны сүндерү» (янгын сүндерү күренешен күрсәтү) юнәлешләре буенча практик биремнәр башкарырга тиеш була.

Шулай ук бу көнне агачка бизәк төшерү, тал чыбыгыннан үреп әйберләр ясау, табигый материаллардан уенчыклар әзерләү буенча мастер-класслар да уздырылачак һәм мәктәп урманчылыклары кураторлары һәм җитәкчеләре өчен «Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары эшчәнлеген оештыру һәм планлаштыру», «Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү» темаларына түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк.

Соңгы көнне, ягъни 31 июльдә нәтиҗәләр ясалачак һәм Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слеты җиңүчеләре бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International