Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында «Экология» илкүләм проекты кысаларындагы «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Утырыш Департамент җитәкчесе урынбасары Антон Трифонов җитәкчелегендә узды.
Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән, Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов та катнашты.
Киңәшмә барышында «Урманнарны саклау» федераль проектының максатчан индикаторларына ирешү, урман культурасы һәм урман янгыннары техникасын сатып алу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, БР Урман хуҗалыгы минстрлыгы, Пермь краеның Табигать ресурслары, урман хуҗалыгы һәм экология министрлыгы вәкилләре докладлар белән чыгыш ясады.
Аерым алганда, Илгизәр Зарипов «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча быел 28 берәмлек техника (10 берәмлек АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын автоцистернасы, УАЗ-390945 базасында 13 берәмлек урман патруле комплексы, 5 берәмлек УЛПК-4П универсаль урман янгыннары комплексы), 245 берәмлек янгынга каршы тору җиһазы (югары басымлы янгын сүндерү җайланмалары, һава өрдергечләр, күчмә мотопомпалар, метеостанцияләр һ.б.) сатып алынды һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә тапшырылды, дип сөйләде. Быел өстәмә рәвештә 3 берәмлек «Беларус-82.1» тракторы, 11 берәмлек ПКЛ-70 берәмлек урман сабаны, 15 КЛБ-1.7 культиваторы, 138 берәмлек Колесов кылычы һәм 3 берәмлек янгынга каршы тору җиһазы сатып алыначак.