Зәй урман хуҗалыгы хезмәткәрләре базислы урман питомнигында сезонлы эшләр башкара

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

ТР «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре базислы урман питомнигында сезонлы эшләр башкара. «Безнең питомник Зәй урманчылыгындагы Зәй кишәрлеге урманчылыгының 69 нчы кварталында урнашкан, аның мәйданы –10 гектар. Быел 0,9 гектарга чыршы, имән һәм корычагач орлыклары чәчелде, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Ранил Мөхәммәдиев. – Хәзерге вакытта кәлшәләрне тәрбиялибез, ягъни чүп үләннәрен утау һәм рәт араларындагы туфракны эшкәртү эшләре алып барыла. Аларны 6 кеше башкара».

Исегезгә төшерәбез, гомумән алганда, Татарстан Республикасы буенча быел урман питомникларының 21,1 гектарына орлык чәчелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International