Ecowiki.ru порталы «Урманда яхшы кешеләр җитәрлек» онлайн-марафонын уздыра

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Https://ecowiki.ru порталы «Урманда яхшы кешеләр җитәрлек» онлайн-марафонын уздыра. Проектка кушылу өчен, сайтта теркәлергә һәм гамәли биремнәрне үтәргә кирәк. Биремнәр арасында агач утырту, урман янгыннары турында плакатлар элү, лекцияләр уздыру һ.б. өлкәләргә караганнары бар.

Шулай ук теләге булганнар «Суны сакла, табигатьне чистарт!» һәм «Плакстиксыз июль» акцияләрендә дә катнаша ала.

Моннан тыш, Ecowiki.ru платформасы әйләнә-тирә мохитне саклау һәм тотрыклы үсеш өлкәсендәге экспертларны да хезмәттәшлеккә чакыра.

Ecowiki.ru патформасында катнашучы сыйфатында гариза бирү һәм эксперт буларак чыгыш ясау өчен, түбәндәге сылтама аша үтеп, анкета тутырырга кирәк: https://clck.ru/Um584.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International