Бүген Кукмара муниципаль районы Лубян авылында урнашкан «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слеты ачылды. Әлеге чарага республиканың 31 мәктәп урманчылыгыннан 90 кеше җыелды.
Беренче көндә Мәктәп урманчылыклары авылын ачылу тантанасы булып узды. Укучыларны ТР урман хуҗалыгы министры исеменнән Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева котлады.
«Сезне монда – Лубянда күрүемә шатмын, – диде Эльмира Шаһаева. –Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слеты сезнең өчен бу елның иң якты һәм онытылмас вакыйгасы булыр дип ышанам. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм иң изге теләкләремне телим».
Шулай ук «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе директоры Рим Фәхразыев та чыгыш ясады. Ул билгеләп узганча, слет республиканың урман тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләр өчен әһәмиятле елда уздырыла. «Быел Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы идарәсе органы һәм Лубян урман-техника көллияте оешуының 100 еллыгы билгеләп үтәбез, – диде Рим Фәхразыев. – Алдагы өч көн сезгә бик күп позитив эмоция бүләк итәр, сез яңа белемнәр алырсыз һәм яңа дуслар табарсыз дип ышанам. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм барлык эшләрегездә уңышлар телим».
Аннан соң укучылар «Татарстан урманнарының киләчәге - безнең кулда» конференциясендә һәм «Визит карточкасы» бәйгесендә катнашты. Конференция барышында укучылар «Урман һәм кеше» (экология, биология, урманчылык һ.б. өлкәләргә караган проектлар) һәм «Табигатьне тәҗрибәи саклау эшчәнлеге» (урман хуҗалыгындагы экологик хәлне, ресурсларны саклауны, тормыш иминлеген һ.б. яхшырту өлкәсенә караган проектлар) секцияләре буенча үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим итте. «Визит карточкасы» бәйгесендә мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар үзләренең берләшмәләре һәм эшчәнлекләренең төп юнәлешләре турында сөйләде.
Иртәгә, ягъни 30 июль көнне, Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слетын рәсми ачу тантанасы узачак.