ТР Урманнарны яклау үзәгендә урман утыртмалары үсми торган һәм урман торгызуны таләп иткән җирләрне ачыклау эше алып барыла

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә урман утыртмалары үсми торган һәм урманнарны яңадан торгызуны таләп иткән җирләрне дистанцион зондлау технологияләрен кулланып ачыклау (инвентаризацияләү) эше алып барыла. Шушы көннәрдә Ары урманчылыгының урман фонды җирләре чикләрендә эшләр тәмамланган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча урманчылыкта урманнарны торгызу фонды 25,8 га тәшкил итә дип билгеләнгән.

Шулай ук ТР Урманнарны яклау үзәге белгечләре тарафыннан урманнарны торгызу ысулын сайлау буенча тәкъдимнәр дә җиткерелгән (урман культуралары утырту, урманнарны калынайту, катнаш урман торгызу һәм табигый урман торгызуга ярдәм итү).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International