Министрлыкта видеоконференция режимында узган киңәшмәдә урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре турында фикер алыштылар

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре турында фикер алыштылар. Видеоконференция режимында узган чарада Министрлыкның структур бүлекчәләре белгечләре, урманчылыклардагы җитәкче-урманчылар һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Төп доклад белән Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 4 августына Татарстан Республикасында 36,8 мең гектар мәйданда урман патологиясен тикшерү эшләре башкарылган.

«Дәүләт йөкләмәсе буенча, мондый чаралар 37,6 мең гектар мәйданда үтәлергә тиеш. Вегетация чоры ахырына кадәр күп вакыт калмаганлыгын исәпкә алып, кыска вакыт эчендә урман патологиясен тикшерүнең калган актларын, шул исәптән санитар-савыктыру чараларын да билгеләп, әзерләргә кирәк. Исегезгә төшерәбез, 1 июльдән актлар бары тик электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталыннан һәм Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталыннан файдаланып кабул ителә», – дип хәбәр итте Алексей Мосунов.

Ахырда нотыкчы урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәү, янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм үзгәртеп кору мәсьәләләренә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International