Бүген Брянск өлкәсенең Навлинск районында агач аударучылар арасында VII «Урман кисүче-2021» Брянск өлкәсе ачык чемпионаты башланды. Ярышларны ачу тантанасында өлкә губернаторы урынбасары Борис Грибанов, урманнарга идарә итү җитәкчесе Владимир Дзубан һ.б. катнашты.
Конкурста Россия Федерациясенең 6 субъектыннан – Брянск, Мәскәү, Калининград өлкәләреннән, Татарстан, Карелия һәм Чуашстаннан агач аударучылар катнаша. Татарстаннан «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ командасы катнаша.
Ике көн дәвамында бәйгедә катнашучылар алты юнәлеш буенча көч сынашачак: «агач аудару», «төгәл кисү», «катнаш кисемнәр белән кисү», «ботакларны кисү», «чылбырны алыштыру» һәм «команда эстафетасы».
Шунысын да билгеләп үтик, хөкемдарлар сыйфатында Татарстан белгечләре – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Низамиев һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин катнаша.
Иртәгә, 7 августта, агач аударучылар арасында VII «Урман кисүче-2021» чемпионатына йомгак ясалачак.