Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман тармагы ветераны Әбүзәр Гаянов янында кунак булды һәм аны 85 яшьлек юбилее белән котлады. Равил Кузюров ветеранга фидакарь хезмәте һәм Татарстан Республикасы урман комплексын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде, аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләде. Әбүзәр Гаяновны шулай ук Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин, җитәкче-урманчылар Васыйл Гыйззәтуллин, Шамил Хәйруллин, КДАУ урман хуҗалыгы факультетының урман хуҗалыгы һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин һ.б. котлады. Ришат Сәмигуллин Әбүзәр Гаян улына «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.
Гаянов Әбүзәр Гаян улы 1936 елның 6 августында Мамадыш районы Акман авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген 1956 елда башлап, ул Минзәлә урман хуҗалыгының баш урманчысы, ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгының бүлек башлыгы, инструктор, КПССның Татарстан өлкә комитетының урман хуҗалыгы бүлеге мөдире урынбасары булып эшли. 1984-2001 елларда Әбүзәр Гаянов ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгын (1992 елдан – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгын) җитәкли. Аның җитәкчелегендә урман орлыгы базасын, питомник хуҗалыгын үстерү, саклагыч урман утыртмаларын үрчетү, агач эшкәртү һәм урман утыртмаларының токым составын яхшыртуга аерым игътибар бирелә. Шулай ук ул елларда республикада юл буе кар саклау полосаларына нигез салу буенча да зур эш башкарыла.
Әбүзәр Гаян улы нәтиҗәле, иҗади хезмәте һәм үз эшенә бирелгәнлеге өчен «Татарстан АССР Атказанган урманчысы» (1968 ел) һәм «Россия Федерациясенең Атказанган урманчысы» (1999 ел) мактаулы исемнәренә лаек була.