ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Урманны сакларбыз» Бөтенроссия акциясен уздыруга әзерлек бара. Татарстан Республикасында «Урманны сакларбыз» акциясе 2021 нче елның көзендә узар дип көтелә.
Хәзерге вакытта республика территориясендә кишәрлекләрнең төгәл урынын һәм утырту материалының токым составын билгеләү эшләре алып барыла.
Быел «Урманны сакларбыз» Бөтенроссия акциясе өченче тапкыр узачак. Аның максаты – 70 млн.агач утырту. Акция Россия Федерациясенең Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Илкүләм приоритетлар» АКО, «Хәтер бакчасы» АКО, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте һәм Гомумроссия халык фронты («Молодежка ГХФ») ярдәмендә уздырыла.