«Россиянең ел агачы - 2021» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалган. И.С.Тургеневның Орлов өлкәсендәге «Спас-Лутовиново» музей-тыюлыгында үсүче «Тургенев имәне» 12134 тавыш җыеп, җиңүче итеп билгеләнгән.
Спас-Лутовиново – Иван Тургеневның әнисе Варвара Лутовинова утары. 1906 елда әлеге йорт янып бетә, ләкин 15 ел узгач утар кишәрлеге дәүләт тыюлыгы дип кабул ителә. Яңадан торгызылган утар 1976 елда ачыла.
Риваятьләргә караганда, утар кишәрлегенә сабаклы имәнне 1831 елда 13 яшендә Иван Тургенев үзе утырткан. Соңрак язучы үзе утырткан агач турында берничә тапкыр искә ала. Мәсәлән, «Фауст» повестендә түбәндәге юлларны очратырга мөмкин: «Минем сөекле нәни имәнем инде яшь имәнгә әйләнгән».
2021 елда бәйгедә барлыгы 47 кабатланмас тарихи табигать раритеты катнашкан. Алар барысы да Россиянең өлкән яшьтәге агачларының илкүләм реестрына кертелгән.
«Россиянең ел агачы» бәйгесенең җиңүчесе «Европаның ел агачы - 2022» халыкара бәйгесендә Россия Федерациясе исеменнән катнашачак.